14 октябрь Чинчурино авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни – ял итү учреждениесе» II район күзәтү – конкурсы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Без бу истәлеккә тугры» патриотик җыр концерты булып узды.
Авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы тамашачыны илебезнең сугыш тарихына чумдырды, аларда чиксез кайгыдан алып Җиңүнең куанычлы шатлыгына кадәр хисләр уятты.
Артистларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Арцыбашев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул хәтерне саклауга юнәлдерелгән концерт программаларының мөһимлеген ассызыклады.