Үзәк китапханә хезмәткәрләре сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге өчен Халыкара Ак таяк көненә багышланган «Күңел күзләре белән дөнья» аралашу сәгате үткәрделәр. «Угадай мелодию»уены үткәрелде. Чарада катнашучылар танылган музыкаль әсәрләрдән өзекләр тыңлап кына калмадылар, музыка тудырган тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бу җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга ярдәм итте. Шулай ук чара кысаларында оештыручылар әлеге датаның барлыкка килү тарихына күзәтү ясадылар. Аралашу сәгате азагында катнашучылар үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдерделәр һәм аның мөһимлеген билгеләп үттеләр.