Тәтеш шәһәре А.А.Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Патриотик тәрбия, "Көзге игелек атнасы" республика акциясе кысаларында " Тәтеш шәһәре А.А.Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән мобилизация буенча чакырылганнарга гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" хәйрия акциясе узды.

Мәктәп укытучылары, укучылар һәм ата-аналар бу акцияне күтәренке рух белән кабул иттеләр һәм зур теләк белән барлык кирәкле әйберләрне алып килә башладылар. Шулай ук егетләргә хатлар яздылар.

Гуманитар ярдәм волонтерлар штабына тапшырылды. Якын арада посылкалар МХО зонасына җибәреләчәк.

Безнең ярдәм һәм гади кеше игътибары, беренче чиратта, әхлакый һәм сугышчан рухны сакларга ярдәм итәчәк дип ышанып калабыз.

Хәйрия гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

  ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International