«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында 2025 елның 16 октябрендә икътисад буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы узды. Чарада Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре өч көн эчендә билгеле булачак.