2025 елның 16 октябрендә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәүлекнең караңгы вакытында мәктәп укучыларының юлларда куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик рейд булды.
Рейдның төп максаты- укучылар арасында яктылыкны кире кайтара торган элементларның булу-булмавын һәм дөрес кулланылуын тикшерү, шулай ук күз күреме җитәрлек булмаган шартларда аларны куллануның мөһимлеге турында аңлату эшләре үткәрү.