Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 17 октябре, җомга

2025 елның 16 октябрендә Тоншерма урта мәктәбе укучылары "Киләчәккә билет" проекты кысаларында Олы Шәмәк авылында янгынга каршы хезмәт постында булдылар.

Хезмәткәрләр янгын сүндерү җиһазлары турында җентекләп сөйләделәр, махсус техниканы күрсәттеләр һәм һәр инструментның ни өчен кулланылуын аңлаттылар.

Укучылар ашыгыч хәлләрдә ничек эш итәргә икәнен белделәр. Экскурсия барышында алар үзләре өчен янгын сүндерүче-коткаручы, авария-коткару автомобилен йөртүче, диспетчер кебек һөнәрләрне ачтылар.

  ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International