«Ак таяк акциясе »

2025 елның 17 октябре, җомга

Халыкара «Ак таяк»- акциясе 1970 елның 15 октябреннән алып ел саен билгеләп үтелә. Акциянең максаты - җәмгыятьнең игътибарын сукыр һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру һәм аларны интеграцияләү өчен уңайлы мохит булдыру кирәклеген күрсәтү.

Бу көнне Ханжин П.С.  исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Юл патруле" ЮИД отряды ( отр. җитәкчесе Самойлова А. Н.) ВОС җирле оешмасы вәкилләре  Деревенская  Е.Н. һәм  Абульханов Х.Д. белән бергә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ГАИ бүлекчәсенең "Юл хәрәкәте иминлеге"  инспекторы Ленар Сәгъдиев һәм ДБУ профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Урманова А.Х. белән машина йөртүчеләргә белешмә тараттылар һәм ак таяк белән сигнал бирүче сукыр җәяүлеләрне үткәрергә бурычлы, дип искәрттеләр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International