17 октябрьдә Тәтеш муниципаль районы Өстәмә белем бирү үзәге активистлары әтиләр көненә багышланган «Минем әтием иң иңе …» акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр.
Акцияне оештыручылар акция уздырыла торган урынга Өстәмә белем бирү үзәге бинасына чыктылар, үтеп баручыларга «Минем әти иң иңе …» дигән фразаны дәвам итәргә һәм җавапны плакатка яздырырга тәкъдим иттеләр. Аннары әтиләр өчен котлау открыткалары таратылды. Акциядә 21 кеше катнашты.