19 октябрь Тәтеш муниципаль районының иҗат коллективы Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Безнең геройлар» Бөтенроссия марафонының сайлап алу этабы кысаларында үз программасын тәкъдим итте.
Марафон Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Тамашачылар ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт белән тулы музыкаль һәм әдәби номерлардан ләззәт алдылар. Конкурска йомгаклар Татарстан Республикасының барлык районнары чыгышыннан соң ясалачак.