18 октябрь Яр Чаллы шәһәрендә фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» Республика форумы булып узды. Тәтеш шәһәре һәм муниципаль районының «Халыклар дуслыгы йорты» МАУ директоры Светлана Сабирҗанова «Заманча технологияләр һәм эш форматларын кулланып, туган телләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының иң яхшы тәҗрибәләре» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Форум «Энергетик» мәдәният йортында Гала-концерт белән тәмамланды. Фестивальгә фин-угор халыкларының профессиональ фольклор ансамбльләре килде: Удмуртиядән – «Айкай» фольклор җыры һәм бию театры, Марий Элдән - «Эренер» халык җыры ансамбле, Мордовиядән - «Торма» фольклор ансамбле.