Әдәбият буенча укыту-тренировка җыеннары

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, «Иң яхшы балаларга» подпроекта «Дуслык» республика олимпиада үзәгендә 20-25 октябрь көннәрендә әдәбият буенча укыту-тренировка җыеннары уза, анда Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ризаева Рушана катнаша hәм А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вагина Камилла да. 

Укучылар «Әдәбият» предметы буенча укыту-тренировка дәресләренә һәм консультацияләргә йөриләр, әлеге фән буенча республика олимпиадасында әзерлек һәм катнашу белән бәйле проблемалы биремнәр һәм ситуацияләр карала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International