Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә узган Тәтеш муниципаль районы Советының өченче утырышы кадрлар турында мөһим карар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды. Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс нәтиҗәләре каралганнан соң депутатлар ачык тавыш бирү барышында Садриев Ирек Әдип улы кандидатурасын хупладылар.