Мәдәният яңалыклары

2025 елның 24 октябре, җомга

23 октябрь Түбән Тархан авыл клубында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Ватан хакына: хезмәт, батырлык, тарих» театральләштерелгән хәтер сәгате булып узды.  Клуб бинасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының, авылда туып-үскән кешеләрнең архив фотосурәтләре куелган патриотик экспозиция урнаштырылган иде. Чараны театральләштерелгән пролог ачып җибәрде. Тамашачылар катнашучылар белән бергә сугыш язмышының барлык этапларын да кичерделәр: тыныч бәхетле вакыт, авыл Сабантуйга әзерләнә… Сугыш башлану турында белдерү...Аерылышу ачысы, авыр көтү, күптән көтелгән Җиңү... Үзешчән артистлар борынгы милли җырлар, шигырьләр һәм үткен монологлар-үзләренең якыннары, якташлары турындагы истәлекләр аша чара дәвамында фәкать иман, өмет, Ватанга мәхәббәт һәм фронт белән тыл бердәмлеге генә җиңүгә китерә дигән фикерне күтәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International