Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" республика хәйрия акциясе кысаларында, мәктәп китапханәләренең китап фондын тулыландыру һәм китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, сентябрь-октябрь айларында укучылар арасында әлеге акциядә катнашу оештырылды (оештыручылар Белова Е.В. һәм Гомәрова Р.Ф.). Акция мәктәп укучылары арасында активлык уятты. Катнашучылар шактый күп китаплар алып килделәр. "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясенә йомгак ясалды, нәтиҗәдә 77 китап башлангыч сыйныфлардан, урта звенодан һәм югары сыйныф укучыларыннан - 59 китап җыелды. Шулай итеп, китапханәнең мәктәп фонды 136 нөсхәгә тулыландырылды. Бүләкләнгән китаплар арасында - әкиятләр, уку ярдәмлекләре, классик һәм нәфис әдәбият. Балалар, шатланып, мәктәп китапханәсенә җыелган китапларны тапшырдылар. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары әзерләнде.