Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

25 октябрь Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча «Террорга каршы бергәләп» дип исемләнгән тематик акция үткәрделәр.

Әлеге акция барышында террорчылык куркынычы килеп чыккан очракта саклык чаралары, шулай ук кешеләрнең күпләп җыела торган урыннарда булу кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында мәгълүмат тупланган белешмәләр таратылды. Шулай ук әңгәмә ахырында балаларга ышаныч һәм ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International