25 октябрь Ямбакты авылы мәдәният йортында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү - конкурсы кысаларында 1941-195 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучы елына багышланган Эвелина Пиженконың шул ук исемдәге пьесасы буенча куелган «Язга ярты сәгать кала» театраль постановкасының премьерасы булып узды.
Вакыйгалар хәрби госпитальдә бара. Врач-хирург Гүзәл Ринатовна, шәфкать туташы Катюша һәм яшь санитарка Василинаның хезмәте бик авыр. Алар көне-төне солдатлардан читкә китмиләр һәм сугышчылар яшәсен һәм Ватанны сакласын өчен бөтен көчләрен бирәләр. Яралы солдатлар Иван белән Гомәр абзый бөтен авырлыкларны түзеп торалар, көтеп алынган Җиңү тиздән килер дип өметләнәләр. Авыл үзешчәннәре уйнаган әлеге спектакль иңнәренә авыр язмыш төшкән Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланды. Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары чакырылган иде. Тамаша залы хис-кичерешләрнең бөтен спектры белән тулган иде: җиңелчә көлүдән алып ачы күз яшьләренә кадәр. Тамашачылар спектакльдә катнашучыларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.