Түбән Тархан авыл клубы хәбәр итә

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

26 октябрь көнне Түбән Тархан авыл клубы мөдире өлкәннәр өчен "юлда күрүчәнлекне тәэмин итү" дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Чара кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалануның мөһимлеге аңлатылды. Әңгәмәдә катнашучыларга өс киемнәренә урнаштыру өчен яктылыкны кире кайтара торган махсус элементлар тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International