25 октябрь көнне Монастырь авыл мәдәният йортында «Табигать һәм фантазия» дигән мастер-класс булып узды. «Самоделкин» иҗат клубы балалары табигый материалдан һәм пластилиннан кул эшләре ясадылар.
Табигый материалдан эшләнмәләр әзерләү буенча теләсә нинди эш мавыктыргыч кына түгел, ә танып белүчән дә. Табигый материал-фантазия, иҗат, хыял үсеше өчен хәзинә. Тәкъдим ителгән материалдан балалар күркәләрдән кул эшләре ясадылар һәм төрле элементлар белән тулыландырдылар. Балалар бу бурычны тиз һәм җиңел үтәделәр.