Мәдәният яңалыклары

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

24 октябрь Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «2025 елның иң яхшы мәдәни - ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында 1941-195 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Күптән булган сугыш» театральләштерелгән концерты булып узды.

Мәдәният йорты фойесында күргәзмә экспозициясе оештырылды, биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугышчы-интернационалистларның, авылның махсус хәрби операциясендә катнашучыларның фотосурәтләре, документаль материаллары, хәрби истәлекләре күрсәтелде. Күргәзмә буенча экскурсия барышында маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класс күрсәтелде. Концерт программасында мәдәният йортының иҗади башкаручылары һәм коллективлары: «Туслах» халык фольклор коллективы, «Карусель» хореография коллективы, авылдан талантлы шәһесләре – Елена Корсакова һәм Екатерина Лашманова катнаштылар.

Концертта катнашучылар җырлар, шигырьләр, театральләштерелгән куелышлар ярдәмендә тамашачыны сугыш чорына кайтардылар, Бөек Ватан сугышы геройларының, якташларының батырлыклары турында сөйләделәр.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International