Килдеш урта мәктәбендә "Көзге бал" узды. Бу бәйрәм елның иң гүзәл вакытларының берсенә – көзгә багышлана.
Бәйрәм балаларга елның иң матур вакыты турында сөйләшергә генә түгел, ә үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар составындагы жюри хөкеменә 6-11 сыйныфларның "Алтын яфраклар" һәм "Алтын нейроннар"командалары тәкъдим ителде.
Конкурс программасы мавыктыргыч һәм төрле иде.