2025 елның 27 октябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кечкенә ил » мәктәп яны көзге сәламәтләндерү лагеренең «Яшь бөркетләр» сменасы үз ишекләрен ачты.
Сменаның һәр көне трекларның берсенә багышланган. «Яшь бөркет -Эрудит» лагерь сменасының беренче көне «Яңа ачышлар ясаганда, уйнап үсеш алабыз!» девизы астында узды. “ Бөркетләр ” - үз илен яратучы, дус-тату яшәүче, якыннары турында кайгыртучы балалар бердәмлеге ул. Алар игелекле эшләрне оештыруда актив катнашучылар. Лагерь сменасы тантаналы линейкадан башланды, балалар бөркетләр турындагы риваятьне белделәр, лагерь сменасы девизын истә калдырдылар, "Россия бөркетләре" флешмобын биеделәр.
Көн дәвамында балалар белән "Юл йөрү кагыйдәләре" дигән уен- викторина үткәрелде, анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына ребуслар һәм башваткычлар чиштеләр. Балалар бу көнне бик яхшы кәеф белән уздырдылар.