26 октябрь Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Автомобильчеләр көне белән!» дип исемләнгән автомобильче көненә багышланган котлау акциясе үткәрделәр.
Чараны оештыручылар автомобиль йөртүчеләрне бәйрәм белән котладылар, аларга теләкләр теләп, юлларда әдәпле булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.