2025 елның 27 октябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кечкенә ил » мәктәп яны көзге сәламәтләндерү лагеренда«Яшь бөркетләр» сменасының икенче көне " Яшь бөркет - әйдәп баручы " трегына багышланды һәм "Команда белән эш итәргә әзер" девизы астында үтте. Иртә күңелле музыкаль зарядка белән башланды.
Линейкада “Кемне әйдәп баручы дип атарга мөмкин, аның нинди сыйфатлары һәм осталыклары булырга тиеш?” соравы буенча сөйләшү оештырылды, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, план буенча фикер алыштылар. Иртәнге аштан соң өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Никоноров Д.В.һәм Осипова А.В."Залинг" спорт туризмы буенча мастер класс үткәрделәр. Балалар туризмның төрле төрләре турында белделәр, дөнья якларын билгеләргә өйрәнделәр.
Бу көнне балалар Тәтеш балалар китапханәсендә булдылар, анда "Безнең заман геройлары" патриотик сәгатендә хәрби операция барышында һәлак булган данлыклы якташларыбыз турында белделәр.
Самойлова А.Н. җитәкчелегендәге "Юл патруле" ЮИД отряды юл хәрәкәте кагыйдәләре турында викторина үткәрде.
Беренче көннән үк лагерьда төрле уеннар уздырыла , балаларның ялын оештыруда "Вожатый осталыгы " педагогика сыйныфы укучылары, (укытучы Евграфова В.А.) ярдәм итә.
Лагерьның икенче көне дә бер мизгел кебек күңелле үтте.