ОБЗР укытучыларның район семинары кысаларында Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар инициативасы үзәге активистлары директор киңәшчесе Саматова Г. Н.һәм социаль педагог Емельянова Е. П. җитәкчелегендә «Игелекле чәй марафоны» акциясе оештырылды һәм уздырылды.
Чара кысаларында семинар кунаклары җыелган үләннәрне чәй әзерләү өчен пакетларга тутырдылар, безнең көрәшчеләргә чын бүләкләр ясадылар. Бу чәйләр үзләре белән җылылык һәм ярдәм алып СВО зонасына юл тотачак.