Олы Тархан мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрь Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында «Көзге юлда куркынычсызлык» дип исемләнгән акция үткәрделәр.

Көз-матур гына түгел, куркыныч вакыт та. Юл-транспорт һәлакәтенең ихтималлыгы кискен арта, сәбәпләр күп булырга мөмкин: дымлылык, туң яки томан.

Начар һава торышы ятьмәләренә ничек эләкмәскә? Көзге юл җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен нинди куркыныч тудыра? Җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юлны кичкәнче һәм рульгә утырганчы нәрсә турында белергә кирәк? Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә «Көзге-кышкы чорда куркынычсызлык» дигән белешмәләр тараттылар, аларда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыру язылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International