Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Байраш авыл мәдәният йортында Гаязов Рәдифне армия сафларына тантаналы  озату чарасы узды. Чараны авыл мулласы ачып җибәрде. Рәдифне туганнары, дуслары, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, укытучылар, авыл халкы котлады. Авыл җирлеге башлыгы А.М. Гобәев тәбрикләде һәм  призывникка истәлекле бүләк тапшырды. Аннары мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы булды. Җыелучылар Рәдифкә уңышлы хезмәт итүен һәм тизрәк туган авылына кайтуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International