Нармон мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең юнкорлары Николаева В.һәм Власова С. тәрбия буенча директор киңәшчесе Игнатьева А. С. һәм туган тел укытучысы Садыйкова Т. Г. белән берлектә Келәш  авылындагы музейда булдылар. Экскурсия аларга авыл тарихына чумарга һәм кайбер архив материалларын өйрәнергә мөмкинлек бирде.

«Ильич юлы» колхозы рәисе, күренекле якташыбыз Ибраһим Вәли улы Садыйков турында мәгълүматлар аеруча кызыксыну уятты, аның тормышы Тәтеш районы тарихы белән генә түгел, ә Татарстан Республикасы тарихы белән дә тыгыз бәйләнгән.

Экскурсия нәтиҗәләре буенча И. В. Садыйков тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган документаль фильм төшерергә карар кылынды.

    ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International