«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2025 елның 12 ноябрендә «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын - «Тәтеш кадетлар мәктәп-интернаты ис.генерал-майор       Хапаев В. А.»

3 урын - Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабында Иң яхшы уенчы дип Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе укучысы Тимофеев Артем табылды.

Җиңүче командасы район данын зона ярышларында яклаячак.

        ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International