Кышкы чорда су объектларында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Килдеш урта мәктәбенең 5-7 класс укучылары белән " Сак булыгыз, юка боз!".
Әңгәмә барышында балалар кыш көне урамда, шулай ук туңган сулыклар янында үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар. Аеруча игътибар ныгып җитмәгән бозга чыгу куркынычына һәм гадәттән тыш хәлләр очрагындагы гамәлләргә бирелде.