Килдеш урта мәктәбендә ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көнен бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Бу бәйрәм 1998 елда гамәлгә куелган.
Авыр минутларда елмаю, комплимент яки ярдәм итү-болар барысы да игелек күрсәтү. Һәм мондый ишарәләр безнең тормышыбызны һәм әйләнә-тирәбездәге дөньяны яхшырта ала. Бу көнне Әйдәгез бер-беребезгә һәм янәшәбездәгеләргә Игелекнең бер өлешен бүләк итик! Чөнки игелек һәрвакыт кире кайта, һәм безнең игелекле эшләребез һәм гамәлләребез нәтиҗәсендә дөнья яктыра бара.