14 ноябрь Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү» Республика программасы кысаларында Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган «Тәмәке төтене булмаган көн» интерактив мәйданчыгы оештырылды.
Чара барышында гражданнар белән тәмәке тартуның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешен саклау турында профилактик әңгәмә үткәрелде.