Келәш мәдәният йорты директоры Галимова Гөлчәчәк «Мәдәният учреждениеләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору: хокукый нигезләр һәм практик аспектлар»темасына квалификация күтәрү курслары үтте.
Интенсив курс нәтиҗәләре буенча укыган белгечләр квалификация күтәрү турында тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар. Алынган белемнәр үз учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү эшен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк