Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. «Акча югалттым – берни югалтмадым " дигән мәкаль юкка гына әйтелми. Вакытны югалттым-күпне югалттым. Сәламәтлегемне югалттым-барысын да югалттым". Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим.