Урюм урта мәктәбе укучылары, ата-аналары һәм хезмәткәрләре "Игелек тартмасы" һәм "Солдат өчен посылка" хәйрия акцияләрендә катнаштылар, махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
Балалар да, олылар да акциягә бик теләп кушылдылар һәм актив катнаштылар. Хәзер үзебезнең яклаучыларыбызга ярдәм итү мөһим, чөнки алар - тыныч күк йөзе өчен көрәшүче балаларыбыз, абыйларыбыз һәм әтиләребез.