13 ноябрь Монастырск авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышлынган «Туган ягыбыз геройлары» дигән батырлык дәресе булып узды. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре Россия Геройлары булган якташларыбыз язмышы турында сөйләделәр.
Балалар батырлыкның әһәмияте турындагы фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.