14 нче ноябрьдә Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә актив катнашты. Акциядә катнашучыларны Тәтеш районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Ибраһимова Асия Захир кызы сәламләде, барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, диктант язуда уңышлар теләде. Диктант текстын туган тел һәм әдәбият укытучысы Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы укыды. “Татарча диктант” акциясендә барлыгы 120 кеше катнашты . Район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гарипова Резеда Әхмәт кызы диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.