15 ноябрь Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Шигъри көз» әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.
Чарада алтын чорга дан җырлаган атаклы шагыйрь һәм композиторларның күңелгә үтеп керерлек шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Кунакларны әдәбиятта һәм музыкада көзге мотивларның серләрен ачучы мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар көтте. Һәркем үзенең яраткан шигырьләрен яттан укып уртаклаша алды.