14 ноябрьдә Михайловский хәрби-артиллерия академиясе курсанты Л.Таранов бу уку йортында белем алуның мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында укучылар белән уртаклашу өчен Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.Бу очрашу өлкән сыйныф укучыларына хәрби академиядәге тормыш турында җентекләп белергә, һөнәри әзерлек буенча фикер алышырга һәм булачак офицерга үзләрен кызыксындырган сораулар бирергә мөмкинлек тудырды. Курсант үзенең тәҗрибәсе турында сөйләде, тәэсирләре белән уртаклашты һәм укучыларның сорауларына җавап бирде, аларга хәрби-артиллерия академиясендә уку перспективалары турында ачыграк күзаллау алырга ярдәм итте. Укучылар мөһим сораулар бирделәр, хәрби академиягә керү өчен алшартлар, мөмкинлекләр һәм таләпләр турында белделәр, шулай ук булачак һөнәр сайлау өчен илһам һәм мотивация заряды алдылар. Хәзер инде кучылар үзләренең киләчәкләре турында аңлы карар кабул итә алалар.