Олы Тормы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 16 ноябре, якшәмбе

15 ноябрь Олы Тормы авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Юл игътибарны читкә юнәлтүне гафу итми» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате булып узды. Булачак автотранспорт йөртүчеләргә урамда йөргәндә игътибарның әһәмияте турында сөйләделәр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, исерек яки арыган хәлдә автотранспорт руле артына утырмаска, автомобиль йөрткәндә гаджетларга игътибарны юнәлтмәскә чакырган белешмәләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International