Нармон мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

🔸15 ноябрь көнне Нармонка урта мәктәбендә «ЮНАРМИЯ»бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны багышлау тантанасы булды.

✔ ️Чара кысаларында 13 укучы Ватанга тугры булырга, хәрәкәт уставын үтәргә, батырлык традицияләренә иярергә, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта җиңүгә омтылырга, геройларны искә алырга тантаналы ант бирде.

Яшь армиячеләребезне шушы мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Әлеге югары исемгә лаеклы  булуыгызны, чын патриотлар һәм лидерлар булып үсүегезне телибез!

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International