Бүген МББУ "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә" 17-21 ноябрьдә узачак традицион көзге психология атналыгы ачылды.
Бу чара психология фәне турындагы белемнәрне тирәнәйтү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне аңларга өйрәнү, эмоциональ интеллект һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Мәктәп психологы Долгова Л.Н. үз-үзеңә һәм башка кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга, үз-үзеңә ышанычны һәм стресска чыдамлыкны үстерүгә юнәлдерелгән эш планы белән таныштырды. Безнең белән бергә психология дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә кушылыгыз!