Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Яшь ГТОшник» балалар фестивалендә

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Буада «Яшь ГТОшник» балалар фестивале узды, ул Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

Фестиваль 15 ноябрьдә «Импульс» универсаль спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында узды.

Анда Бөгелмә, Биектау, Чистай, Буа, Әлки, Кайбыч, Баулы, Тәтеш, Балтач һәм Спас районнарыннан 10 команда катнашты. Тәтеш районы исеменнән Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта мәктәбе командасы чыгыш ясады.

Көн дәвамында командалар ГТО нормаларын тапшыру, логик һәм математик мәсьәләләрне чишү буенча ярыштылар, үзләренең визит карточкаларын, бию номерларын тәкъдим иттеләр, шулай ук интеллектуаль һәм команда булдыручы конкурста катнаштылар. Фестиваль азагында балалар өчен «Форпост» үзәгеннән Калашников автоматын җыю һәм сүтү буенча мастер-класслар, шулай ук «Беренчеләр хәкәкәте» җирле бүлекчәсеннән стразиклар белән фетр брелоклар буенча мастер-класс үткәрелде.

     ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International