Нармон мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

«Чиста буын-2025» ведомствоара комплекслы оператив - профилактик операция кысаларында 18 ноябрьдә Нармонка  мәктәбе укучылары  Баландин Вячеслав Андреевич белән очраштылар.
Ул балаларга вейп тартуның зыяны һәм җәмәгать урыннарында тәмәке тарту өчен җаваплылык турында искә төшерде. Шулай ук Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарны сагалап торырга мөмкин булган куркынычлар һәм ничек итеп җинаять корбаны булмау турында сөйләде.
Инспектор укучыларга яшүсмерләрне хокукка каршы гамәлләргә тарта торган мошенниклар турында, «җиңел акча»алырга теләүчеләрнең нинди нәтиҗәләр булуы турында сөйләде.
Террорчылыкка каршы якланганлык, комендант сәгатен саклау, юлларда куркынычсызлык, мәктәптә һәм мәктәптән тыш үз - үзеңне девиант тоту, җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен җаваплылык-болар һәм башка мәсьәләләр шулай ук мәктәп укучыларын хокукый тәрбияләү кысаларында ПДН инспекторы белән очрашуда каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International