19 ноябрь Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән махсус хәрби операциягә багышланган «Безнең заман геройлары» патриотик акциясе булып узды.
Акция барышында район мәдәният йорты белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен нинди ярдәм чаралары булуы турында сөйләделәр, шулай ук гражданнарның ничек ярдәм күрсәтә алулары турында аңлаттылар.