Юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында Нармонка мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Игнатьева А.С. һәм ЮИД отряд җитәкчесе Преснова Г. Г. әти-әниләр белән берлектә профилактик рейд оештырдылар.
Чараның төп максаты-балаларда яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуын тикшереп тору һәм аларны куллану кирәклегенә игътибарны юнәлтү.
Рейдта катнашкан һәм аны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!