Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хокукый аңы нигезләрен формалаштыру, балаларның белемен киңәйтү һәм гражданлык үзаңын тәрбияләү максатында "Сабый" балалар бакчасының өлкән-әзерлек төркемендә "Без төрле, әмма безнең хокукларыбыз тигез"дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмә балаларда үз хокукларын һәм ирекләрен аңлауга, үз-үзеңне хөрмәт итүгә, башка кешенең шәхси хокукларына карата ихтирамны үстерүгә ярдәм итте. Балалар дөньясы-ул ниндидер әкият, аннан соң аларның бөтен алдагы тормышы бәйле булачак.
Шуңа күрә ул көн саен буяулар һәм тылсым белән тулырга тиеш. Ә өлкәннәрнең бурычы-балаларны саклап калу, һәркемнең балачагын шатлыклы һәм онытылмаслык итү!