20 ноябрь Олы Бисәр авылы мәдәният йортында Тәтеш районы мәдәният йортының хезмәт ветераннары хоры катнашында (җитәкчесе Маргарита Адайкина) «# Без бергә!» исемле патриотик концерт программа булып узды.
Хор башкаруында Россия, Ватан турында патриотик җырлар, сугыш елларының атаклы җырлары яңгырады, алар солдатларның батырлыгын искә төшерде. Хор шулай ук мәхәббәт һәм дуслыкка багышланган халык, лирик җырлар башкарды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршылап артистларны алкышлар белән бүләкләделәр. Концерт кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм җыю буенча «Яхшылык тартмасы» хәйрия акциясе оештырылды. Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасында булган якташларына-хәрбиләргә ярдәм итү өчен тотылачак.