Келәш мәдәният йортында олы яшьтәге келәшлеләр белән “Үзегезне алдарга ирек куймагыз” дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде.
Хәзерге вәзгыятьтә алдакчыларның алдау юллары, төрләре белән һәм алардан саклану чаралары турында сөйләштек. Алдакчылар ятмәсенә көннән көн күбрәк кешеләр каба, шунлыктан бу тема бүгенге көндә актуаль.