«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроекты кысаларында 2025 елның 21 ноябрендә Тәтеш шәһәренең «Өстәмә белем бирү үзәге» базасында укучыларның физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабының теоретик туры узды.
Чарада Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары катнашты.