Балалар китапханәсе хәбәр итә

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Фән һәм фәнни ачышлар турында бүген балалар китапханәсендә сүз барды, анда «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Фән серләрне ача» танып-белү уены узды. Чарада «Ханжин П.С. ис. 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең» 8 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Миндубаева В. А.) катнашты.

     Укучылар, командаларга бүленеп, төрле биремнәрне үтәделәр: «Кара тартма» дан предметларны таныдылар, фән, уйлап табуларга һәм танылган галимнәргә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Бигрәк тә импровизацияләнгән библиолабораториядә конкурс мавыктыргыч узды, анда балаларга үзләрен галимнәр ролендә хис итү һәм кул астындагы чаралар ярдәмендә «Вулкан атылу» тәҗрибәсен үткәрү мөмкинлеге туды. Чара барышында катнашучылар эрудиция, тапкырлык һәм логик фикерләү күрсәттеләр, шулай ук фән һәм фәнни белемнәр өлкәсендәге белемнәрен тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International